Главная » 2014 » Февраль » 3 » "Чын егетләр" КВНның Татар лигасында: призлы урын кабат безнеке
22:57 "Чын егетләр" КВНның Татар лигасында: призлы урын кабат безнеке | |
30 гыйнвар көнне Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубының Татар лигасында чирек финалы уены узды. Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән 11 команда тапкырлыкта һәм шаянлыкта ярышты. Безнең районыбыз яшьләре, Аграр көллият каршында оешкан "Чын егетләр” КВН командасы да (җитәкчеләре - Альберт Гузялов) кырыйда калмады – шәһәр командалары белән беррәттән зур сәхнәдә татарча шаяртты, илдәге вәзгыять, төрле вакыйгалар турында оста итеп "төрттерде”. Егетләр Чаллылардан 0,1 баллга гына калып, 2 урынга чыкты. | |
|
Всего комментариев: 0 | |