Приветствую Вас, Гость
Главная » 2013 » Ноябрь » 22 » Көллияттә укулар башланды
00:50
Көллияттә укулар башланды

Саба аграр көллияте дә 300дән артык укучысы белән яңа уку елын башлап җибәрде. Беренче курска 75 кыз һәм егет килгән. Студентларны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, район башлыгы Рәис Миңнеханов, аграр көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов тәбрикләде. Язгы-көзге чорларда авыл хуҗалыгында хезмәт куйганнары өчен Белем көне тантанасында бүләкләнү яшьләрнең үзләренә тагын да тырышып укырга көч өстәде.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Вәлиев директор урынбасары Рафаэль Шәмсетдинов һәм педагог Илназ Әхмәтгалиевка студентларга белем бирүдә куйган хезмәтләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.


Просмотров: 747 | Добавил: ruslan_hadiev | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: