07:32 1 сентябрь - Белем көне! | |
Саба аграр көллияте "Белем көнен" бәйрәм итте. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Никиташин Андрей Геннадий улы тантаналы кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары булдылар. Нәҗип Нәкыйп улы үз чыгышында көллиятнең казанган уңышларын ассызыклап үтте һәм яхшы хезмәте өчен директор урынбасары Мөхәммәдияров Илнар Тимерхан улын, Worldskills 2019 ярышларында яхшы күрсәткечләре өчен 4 курс студенты Авхадиев Салаватны рәхмәт хаты һәм истәлекле кул сәгате белән бүләкләде. | |
|
Всего комментариев: 0 | |